Татарстанда алдагы ял көннәрендә эссе булачак: яңа температура рекордлары да булырга мөмкин. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, һава температурасының +30 градуска кадәр җитүе бар. Урыны белән яңгыр һәм яшен булачак. Әмма яңа атна башында суытачак.
Җомга – 26 апрельдә көнбатыш циклон йогынтысында яңгырлар көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +18...+23, төнлә +4...+9 градус күрсәтәчәк. Шимбә – 27 апрельдә көндез һава температурасы +25...+30 градуска җитәчәк. Төнлә +10...+15 градус. Кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Секундына 15-17 метрга кадәр тизлектә җил, яшен.
Якшәмбе – 28 апрельдә яшенле яңгыр, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Көндез +17....+22, көнчыгыш төбәкләрдә +27, төнлә +12...+17 градус,
Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 29 апрельдә һава температурасы сизелерлек төшәчәк. Көндез +13...+18 градустан артмаячак. Явым-төшем булмаячак. Сишәмбе – 30 апрельдә көндез +9...+14 градус чамасы. Кыска вакытлы яңгыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез