Ялларда республикада һава температурасының 0 градустан югары булуы көтелә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 25 ноябрьдә шактый ук җылыта. Көндез һава температурасы –3...+1, төнлә –4...–12 градус чикләрендә тирбәләчәк. Юеш кар-яңгыр, кайбер районнарда буран, томан һәм юлларда бозлавык булачак.
Якшәмбе – 26 ноябрьдә көндез җылы: 0...+2 градус. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы –2...–7 градус күрсәтәчәк. Бозлавык. Дүшәмбе – 27 ноябрьдә республикада төнлә яңгырлар явып үтәчәк. Көндез явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 0...+3, төнлә 0...–3 градус тәшкил итәчәк. Сишәмбе – 28 ноябрьдә явым-төшем булмый диярлек. Көндез 0...–3, төнлә –1...–6 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез