Газетага язылу

Ялларда Украина кораллы көчләре һөҗүме Россия төбәкләрендә яшәүче 45 кешенең үлеменә китергән

2026 елның 1еннән 11 гыйнварга кадәр чорда Украина кораллы көчләре һөҗүме аркасында 45 «тыныч» кешенең гомере өзелгән. Шуның өчесе – балалар. Россия Тышкы эшләр министрлыгының аерым поручениеләр буенча илчесе Родион Мирошник «ТАСС» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Тагын 107 кеше, шул исәптән 8 бала яраланган. Мирош ник әйтүенчә, һөҗүмнәр асылда пилотсыз очкычлар ярдәмендә ясалган. Аның сүзләренә караганда, алар белә торып «тыныч» объектларны һөҗүмгә тоткан. Шушы чорда кимендә 152 кеше зыян күргән. Илче Херсон өлкәсенең Хорлы торак пунктындагы кафе һәм кунакханәгә, (29 кеше, шул исәптән 2 бала һәлак булган), Тарасовкада автомобильгә һөҗүмне, шулай ук Воронежга массакүләм дроннар һөҗүмен, Белгород өлкәсендәге энергоподстанциягә ракета һөҗүмен, вәхшиләрчә һөҗүм, дип аерым билгеләп үткән. Аның сүзләренә караганда. Белгород, Херсон һәм Курск өлкәләре барыннан да ешрак һөҗүмгә тотылган. Ул шулай ук Яңа ел бәйрәмнәре чорында Россия территориясенә кимендә 4,1 мең снаряд төшүен белдергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре