Шимбә – 10 октябрьдә көндез һава температурасы +14...+19 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, секундына 15–17 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +4...+9 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе – 11 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +11...+16 градус күрсәтәчәк. Явым-төшем көтелми. Төнлә +4...+9 градус.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында явым-төшемсез җылы һава саклана. Көндезге сәгатьләрдә +12...+17 градус.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез