Ялларга һава торышын фаразладылар

Якын араларда республикада явым-төшем көтелми. Шул ук вакытта 30 градуска кадәрге эсселек ялларда салкынча һавага алышыначак.

Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, шимбә һәм якшәмбе – 17–18 июньдә, төньяктан салкын һава агымы үтеп керү сәбәпле, һава температурасының акрынлап кимүе күздә тотыла. Шимбә көндез +21...+26 градус, төнлә +9...+14 градус булачак. Якшәмбедә көндез термометрның терекөмеш баганасы +18...+23 градус күрсәтәчәк, төнлә +5...+10, уйсу урыннарда һава температурасы +2...+5 градуска кадәр төшәчәк.

Киләсе атна башында – 19–20 июньдә республикада салкынча һава фаразлыйлар. Көндез һава температурасы +16...+21 градус чикләрендә тирбәләчәк. Явым-төшем көтелми диярлек.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре