Ялларга һава торышын фаразладылар

Ялларда буран туктаячак. Әмма төнге сәгатьләрдә –27 градуска кадәр суыта.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, шимбә – 10 февральдә көндез һава температурасы –12...–17 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә температура –16...–21, урыны белән –25 градуска кадәр төшәчәк, аз гына кар явачак. Якшәмбе – 11 февральдә көндез термометрның терекөмеш баганасы –12...–17 градус, иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә –19...–24, урыны белән –27 градус күрсәтәчәк.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 12 февральдә көндез һава температурасының –9...–14 градус тәшкил итүе көтелә. Төнге сәгатьләрдә –20...–25 градус. Сишәмбе – 13 февральдә күпчелек районнарда кар явачак. Көндез –7...–12, төнлә –13...–18 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре