Соңгы араларда Татарстан Төньяк Атлантикадан үтеп кергән циклон йогынтысында яши. Тәүлеклек уртача температура нормага якын.
Ялларда – 18–19 октябрьдә дә шундый ук һава торышы саклана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +6...+12 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә 0...+6 градус. Аз гына яңгырлар явып үтәчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 20–21 октябрьдә яңгырлы һава көтелә. Көндез +7...+12 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез