Ялларга һава торышын фаразладылар

Якын көннәрдә Татарстанда һава температурасы акрынлап төшәчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, шимбә – 24 сентябрьдә кайбер районнарда аз гына яңгыр көтелә. Көндез +19...+24, төнге сәгатьләрдә +9...+14 градус җылы. Якшәмбе – 25 сентябрьдә явым-төшем көтелми.

Көндез һава температурасы +13...+18 градустан артмаячак, яңгыр булыр дип фаразлана. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы +7...+12 градус  күрсәтәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре