"Ялларга табан": Рөстәм Миңнеханов Худжанд шәһәрендә скутерда йөргән

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында Рөстәм Миңнехановның фотосурәтен урнаштырган. Рәис анда Таҗикстанның Худжанд шәһәрендә скутер рулендә бара.

«Ялларга табан җилдерәбез” – дип язып куйган фото астына Лилия Галимова.

Фотоны республика башлыгының матбугат хезмәте эшләгән. Исегезгә төшерәбез: кичә Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанга сәфәре барышында “Арбоб” Мәдәният сарае һәм Худжанд крепосте тарихи-мәдәни комплексы белән танышты.

«Навстречу выходным»: Минниханов проехался на скутере по Худжанду

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

рәис минниханов

Көн хәбәре