Эпидемиолог Роман Полибин «Российская газета» хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, нәкъ менә шушы вирус яман шешнең күп кенә төрләре куркынычын арттыра. Шуңа күрә ВПЧга каршы прививка (ә ул инде байтак илләрнең профилактик прививкалар календарына кертелгән) асылда ракны профилактикалау чарасы булып тора.
Вакцинаның атамасы – «Цегардекс». Клиник тикшеренүләр аның куркынычсыз һәм нәтиҗәле булуын раслаган. Мәсәлән, Австралиядә (ә бу илдә иң беренчеләрдән булып –инде 2007 елда ук кыз балаларга прививка ясый башлаганнар) нибары 10 ел эчендә яшь хатын-кызларда аналык җиңсәсендәге яман шеш алды авыруы очраклары өчтән бер өлешкә диярлек кимегән. Белгечләр фикеренчә, 2028 елга кадәр «хатын-кыз» рагын тулысынча «кысрыкларга» мөмкин булачак.
Роман Полибин сүзләренә караганда, вакцинация 9-13 яшьтә ясалырга тиеш. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шулай тәкъдим иткән. Үзебезнең препарат пәйда булу нәтиҗәсендә, ВПЧдан вакцинация 2026 елда Россиянең профилактик прививкалар календаренә кертелергә тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез