Газетага язылу

Яман шешне ачыклый һәм дәвалый торган медицина җиһазлары өчен 288 миллион сум тотылачак

Татарстанда яман шешне ачыклый һәм чирдән дәвалый торган медицина оешмалары яңа җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

Быелдан республикада «Онкология авыруларына каршы көрәшү» федераль проекты кысасында чаралар гамәлгә ашырыла башлый. Проект «Озын һәм актив гомер» илкүләм проектының бер өлеше булып тора.

Программаны гамәлгә ашыру өчен 288,2 миллион сум акча каралган. 210,4 миллион сумы – федераль бюджеттан, 77,8 миллион сумы республика бюджетыннан алыначак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре