Газетага язылу

Яман шешне дәвалау өчен үзебездә җитештерелгән яңа даруны хастаханәләргә җибәрә башлаганнар

Яман шештән дәвалану өчен Россиядә эшләнгән яңа препарат – “Ракурс, 223Ra” дәүләт теркәвенә алынып, хастаханәләргә җибәрелә башлаган.

Бу хакта “ТАСС” Медицина-биология федераль агентлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Дару Димитровградның Радиология һәм онкология федераль фәнни-клиник үзәгендә эшләнгән. Ул сөякләргә киткән метастазларны бетерү өчен билгеләнгән. Препаратның нигезен радиоактив элемент – радий-223 тәшкил итә. Ул, шеш чыганакларына йогынты ясап, авыртуны киметә һәм шул рәвешле сырхауның хәлен җиңеләйтү мөмкинлеге бирә. “Россия Федерациясенең медицина оешмалары даруның беренче партиясен алды да инде”, – диелгән Медицина-биология федераль агентлыгы хәбәрендә.


Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре