Татарстанның атказанган артисты, татар эстрадасынң популяр җырчысы Лилия Муллагалиева берничә көн элек үзендә яман шеш табылуы турында белдергән иде. Хәзер ул Санкт-Петербург хастаханәсеннән элемтәгә чыккан. Биредә аңа операция ясаячаклар, дип яза «KazanFirst».
Җырчы әйтүенчә, сырхауларга акчарлаклар ияләшкән. Һәр көн саен тәрәзәсе төбенә кошчык кунып, ашарга сорый. Артист аны сыр белән сыйлаган. Лилия Муллагалиева видеода үзенә изге теләкләр язучыларның һәммәсенә рәхмәт белдергән.
«Мин урнаштым, дусларым, изге теләкләрегез өчен барчагызга да зур рәхмәт. Һәркайсын укып чыктым. Биредә кемнәр генә юк. Боларның барысын да күргәч, үз проблемаларың читкә калгандай булып китә. Бу атнада тикшеренү узачакмын, өстәмә анализлар тапшырачакмын. Кайберләрен кабат тапшырачакмын. Озакламый кабат биопсия тапшырырмын дип торам. Менә шундый хәлләр», – дип сөйләп үткән ул, күз яшьләрен чак кына тыеп.
Җырчы шулай ук тавыш җепселләрен дә тикшереп караган: тавышын югалтудан курка.
Аның видеосына күп кенә танылган татар артистлары комментарийлар язып калдырган. Ләйсән Гыймаева, үзе дә онкология аша узган кеше буларак, Лилияне аңлавын язган. Аңа тизрәк савыгуын теләгән. Шулай ук Дилә Нигъмәтуллина, Айгөл Бариева, Динә Латыйпова, Иркә, Ландыш Нигъмәтҗанова, Алсу Әбелханова кебек артистлар да җырчыга җылы теләкләрен язып калдырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез