Яман шештән интегүчеләрнең уртача яшен әйткәннәр

Бүген Россиядә яман шештән интегүчеләрнең уртача яше – 62. Бу хакта “ТАСС” Сәламәтлек саклау министрлыгы департаменты директоры урынбасары Валерия Гульшина мәгълүматларына таянып яза.

Белгечләр әйтүенчә, гомер озынлыгы арткан саен онкология очракларын да ешрак ачыклыйлар.

“Сәламәтлек саклау өлкәсенең чирләрне ачыклау мөмкинлекләре яхшыра. Кешеләр озаграк яши башлады, яман шеш авыруы табылган сырхауларның уртача яше – 62. Кешеләр озаграк яшәгән саен, яман шешләр дә күбрәк ачыклана”, – дип сөйләп үткән Валерия Гульшина “Движение против рака” Бөтенроссия форумында.
Белгеч сүзләренә караганда, онкология авыруларына каршы көрәшү буенча яңа федераль проект нигезендә, яман шештән савыгучылар санын биш ел эчендә 7 процентка арттыру күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре