Яңа 1000 сумлыкларда мөселман ядкәрләрен сурәтләргә телиләр

Россия мөселманнарының диния нәзарәтләре җитәкчеләре Россия Банкының яңа акчасында ислам һәм православие архитектурасы ядкәрләре сүрәтләрен күрергә тели. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Россия банкы Идел буе федераль округына багышланган 1000 сумлык яңа банкнотлардагы символлар өчен онлайн-тавыш бирү уздырылачагы турында белдергән.

“Яңа банкнотларда Идел буе төбәгендә мөселманнар өчен истәлекле урыннарны күрәсе килә. Мәсәлән, Татарстан мәчетләрен, аерым алганда, Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчетен, Болгар ислам академиясен, Болгар шәһәрен”, – дип белдергән “РИА Новости” хәбәрчесенә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин.

Россия Мөселманнарының рухи җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Альбир Крганов исә, Болгар дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы сурәте яңа акчаны бизи алыр иде, дип билгеләп үткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре