Яңа белгечләр көтелә, яңа биналар төзелә. Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча нинди эшләр башкарыла? Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев шул хакта хисап тотты.
Быел илкүләм проектны тормышка ашыру өчен федераль (2,3 млрд) һәм республика (1,1 млрд) бюджетыннан 3 млрд сумнан артыграк акча тотылачак. Яңа биналар сафка басар дип көтелә. Альмир Абашев әйтүенчә, хәзер игътибарны зур шәһәрләргә һәм районнарга юнәлтәчәкләр. Ник дигәндә, кече торак пунктларда төзелеш һәм төзекләндерү эшләре план буенча бара. Районнардагы барлык үзәк хастаханәләрдә сырхауханәләр бар диярлек, күпчелеге капиталь төзекләндерү узган.
Быел республика буенча 29 медицина корылмасын сафка бастыру күздә тотыла. Шулай итеп, Түбән Камада район балалар хастаханәсен төзү, Казандагы 12 нче шәһәр хастаханәсендә һәм 7 нче хастаханәдә яңа бүлекләр ачу ниятләнә. Илкүләм проект кысасында 20 ФАП төзү дә каралган. Аның алтысының инде ишекләре ачык.
Биналар сафка басып тора анысы. Әмма бина эчен тутыручы белгечләр барыбер җитми. Альмир Абашев аңлатканча, республикада 10 мең кешегә уртача 35,4 белгеч туры килә. План буенча, бу күрсәткеч 36,2 булырга тиеш. Белем туплап, университет тәмамлап эшкә керешүчеләрне дүрт күз белән көтәбез, диләр. Урта медицина персоналына килгәндә, 10 мең кешегә 94,8 хезмәткәр туры килә икән. 2024 елга күрсәткечне 96,2гә җиткерү максаты тора.
– Яңа белгечләрне эшкә алу өчен ординаторларны һәм медицина университетларын тәмамлаучыларны көтәбез. Максатчан уку программасы белән белем алган кешеләр дә районнарга эшкә кайтыр, яшь белгечләр амбулатор тармакка кушылыр дип өметләнәбез, – дип ышана министр урынбасары.
Илкүләм проект кысасында алып барыла торган тагын бер җитди эш – кешенең гомер озынлыгын арттыру. Татарстанда бу күрсәткеч – 75 яшь. Бу Идел буе федераль округындагы иң югары күрсәткеч санала. 2030 елга аны 78гә кадәр җиткерү максаты тора. Моны исә үлүчеләр санын киметү аша гына башкарып була. Ягъни үлем очраклары 1 мең кешегә 10,6дан артмаска тиеш.
– Ел башында үлем-китем очраклары арту күзәтелсә, хәзер ул кимүгә таба бара. Бу елның дүрт аенда әлеге күрсәткеч 11,6га җитте. 2030 елга куелган максатка ирешергә өметләнәбез, – диде Альмир Абашев.
Аерым игътибар – яман шеш белән авыручыларга. Сүз уңаеннан, Татарстанда бу чир 117 меңнән артык кешедә табылган. Илкүләм проект кысасында бу авыруга каршы көрәш тә алып барыла. Чирне башлангыч этапта ук ачыклау мөһим. Моның өчен яңа амбулатор ярдәм үзәкләре ачачаклар.
Сан
* 5 мобиль медицина комплексы 15 районга чыгып хезмәт күрсәткән.
* 8804 берәмлек медицина җиһазы сатып алыначак (1 меңнән артыгы инде кулланылышта).
* 2 берәмлек медицина транспорты сатып алынган.
* Татарстанда исән-сау туган 1000 балага 2,9 үле сабый туры килә.
* Сәламәтлек саклау министрлыгының максатчан квотасы буенча 2021–2023 елларда медицина хезмәткәрләренә 658 фатир бирелгән. 2024 елда 113 медицина хезмәткәре торак алуга гариза тапшырган.
* 2024 елның 4 аенда 354255 мең чит ил кешесенә медицина ярдәме күрсәтелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез