Газетага язылу

Яңа чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстанны 13 депутат тәкъдим итәчәк

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстанны өч сәяси партиядән 13 депутат тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Бердәм Россия» партиясеннән түбән палатага Илья Вольфсон, Олег Морозов, Әлфия Когогина, Марсель Шәйдуллин, Марат Нуриев, Айдар Метшин, Максим Топилин, Җәүдәт Салихов, Ирек Богуславский, Руслан Гаджиев һәм Анатолий Иванов узды.

Дәүләт Думасында ЛДПРны Руслан Йосыпов тәкъдим итәчәк. «Яңа кешеләр» партиясеннән Әмир Хәмитов мандат алды.

«Петербург сәясәте» фонды президенты Михаил Виноградов, республикада сайлау нәтиҗәләрен бәяләп, Татарстанның электораль моделенең тотрыклы булуын билгеләп үтте.

Сәяси анализ үзәге директоры Павел Данилин сайлау нәтиҗәләрен республика җитәкчелегенең федераль үзәк белән үзара хезмәттәшлегендәге үзенчәлекләр белән бәйләде.

«Рөстәм Миңнехановның Россия сәясәтендәге ролен федераль масштабта нәтиҗәле эшләүче төбәк лидеры буларак бәяләргә мөмкин. Ул үзәк белән мөнәсәбәтләрдә прагматик якын килү символы булып тора, бу исә үз төбәгенә илдәге иң уңышлы һәм йогынтылы регионнарның берсе булып калырга мөмкинлек бирә», – дип искәртте Данилин.

Югары икътисад мәктәбе профессоры Марат Бәширов Татарстанда сайлау процессының оештырылу дәрәҗәсенә, шул исәптән күзәтүчеләрнең эшенә игътибар итте.

«Татарстан Республикасында халыкара күзәтүчеләр зуршәһәрләрдә дә, ерак районнарда да эшләде. Россия ягыннан легитимлык, беренче чиратта, сайлаучыларның активлыгы белән тәэмин ителә», – дип билгеләп үтте Бәширов.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре