Татарстанның Яңа Чишмә авыл җирлеге “Иң яхшы муниципаль практика-2025” абруйлы Бөтенроссия бәйгесенең “Милләтара тынычлык-татулыкны ныгыту, муниципаль дәрәҗәдә милли сәясәт өлкәсендә башка чараларны гамәлгә ашыру” номинациясендә призерлар исәбенә кергән.
Россия Хөкүмәте оештырган бәйгедә җиңү – милли сәясәт өлкәсендә уңышлы эшләүне тану, дигән сүз. Яңа Чишмә районы төрле халыклар арасында күп гасырлардан килгән дуслык һәм үзара ихтирам-хөрмәт традицияләренең купшы сүзләр генә түгел, бәлки көндәлек тырыш хезмәт булып торуын да раслаган.
Алга таба Яңа Чишмә ныгытмасын торгызу күздә тотыла. Проект районның гаять бай тарихи мирасын саклау гына түгел, бәлки яхшылап күрсәтү мөмкинлеге дә бирәчәк.
“Әлеге җиңү – территорияне үстерүдә мөһим адым. Тарихи истәлекне саклау һәм милләтара татулыкны алга таба да ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ача ул”, – ди Яңа Чишмә районы хакимияте башлыгы Егор Тарнавский.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез