Яңа Чишмә районы хакимияте башлыгы Вячеслав Козлов 2010 елдан бирле районга җитәкчелек иткән. Утырышта депутатлар аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату буенча бердәм тавыш биргән.
Совет бер үк вакытта Вячеслав Козловка районны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен “Яңа Чишмә районының мактаулы гражданины” дигән исем биргән. Районда аның 15 еллык җитәкчелеге чорында күп кенә зур инфраструктура проектлары гамәлгә ашырылган.
Моннан тыш Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Вячеслав Козловка республиканың югары бүләген – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орденын тапшырган.
“Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән зур рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Син һәрвакыт республикабыз Рәисе исемлегендә, бик тәҗрибәле һәм һәрвакыт бик җаваплы хакимият башлыгы булдың. Ул сине югары бәяли, сиңа эчкерсез рәхмәтле”. – дип билгеләп үткән Марат Әхмәтов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез