БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Ел саен Россиядә 500 меңнән артык инсульт теркәлә. Татарстанда бу күрсәткеч – 18 мең. Инсульт булганда баш миенең кан әйләнеше кискен бозылуы нәтиҗәсендә баш мие күзәнәкләре зарарлана яки үлә.
Аларның җырларында күңел хисләре, сагыш, сагыну. Казанда «Җиңү тавышлары. Төбәкләр» бәйгесе узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган чарада әтиләре, якыннары махсус хәрби операциядә катнашкан балалар чыгыш ясый.
Филармониядә татарның беренче профессиональ хатын-кыз композиторы, театр артисты, опера җырчысы Сара Садыйкова иҗат иткән иң популяр җырлардан төзелгән концерт узды.
Урам буйлап заманча чыбыксыз наушник урынына чыбыклысын кигән яшь егет атлый. Ул 1990–2000 елларның «алтын хитлар»ын тыңлый.
Ясалма фәһемнән файдалану мөмкинлекләрен ничек киңәйтергә? 29–31 октябрьдә Татарстан башкаласында узачак Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумында әнә шул сорауга җавап эзләячәкләр. Быелгы чарада дөньяның 70 тән артык иленнән 19 меңнән күбрәк кеше катнашу теләген белдергән.
«Өч бертуганны гаиләле иттек!» Телефоныма әнә шундый сөенечле хәбәр килде. Түбән Кама районындагы Югары Чаллы интернатында яшәгән ятимнәрне тәрбиягә алганнар.
29-31 октябрьдә Амур өлкәсенең өч торак пунктында – Белогорск шәһәрендә, Ромны авылында һәм төбәк үзәге булган Благовещенскида махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан хәрбиләренең хатыннарыннан оештырылган «Бездән башка беркем дә» волонтёрлык хәрәкәте хоры чыгыш ясаячак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт Думасының Гражданлык җәмгыяте комитеты башлыгы Борис Чернышов Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцовка элек укытучы булып эшләгән, ә хәзер башка эшкә күчкән белгечләр өчен «Мәктәпкә кайтару» федераль программасын булдыруны тәкъдим иткән.
Авыл халкы якын итеп, «Ычтапан, Әндри дәдәй», зурлап, «Андрей Васильевич», дип дәшә аңа. Кем дип мөрәҗәгать итсәләр дә, үпкәләми, зарланмый язмам герое. Чеп-чи татар авылында үзенең исеме колакка ятрак икәнлеген чамалагандыр инде ул. Кемнең кадерлесе? Кайсы як туфагыннан соң ул Әндри дәдәй дигәннәре?
Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләп, үз эшен намус белән башкарып, әллә нинди мактаулар, дан-дәрәҗә өмет итмичә, тыйнак кына гомер итүчеләр бар. Шундый тырыш механизаторларның берсе булган Фәргать Хәмидуллин Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яши.
Фикер өстәү
Фикерегез