Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб шул хакта искә төшерде, дип яза “РИА Новости”.
“Декабрьнең соңгы атнасы иң кыска атна булачак”, – дигән ул.
Депутат аныклап үткәнчә, атнаның нибары ике көнендә – дүшәмбе (29 декабрь) һәм сишәмбедә (30 декабрь) генә эшләячәкбез.
Исегезгә төшерәбез: алда торучы Яңа ел каникулы 12 эл эчендә иң озын каникулга әйләнәчәк. Ял 12 көн – 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Сүз уңаеннан, киләсе елда Россиядә алты көнлек эш атнасы көтелми. Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов әйтүенчә, 2026 елга производство календарендә алты көнлек эш атнасы күздә тотылмаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез