Газетага язылу

Яңа ел алдыннан мошенникларның котырып алачагы турында кисәттеләр

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан аферистлар, отышлы тәкъдимнәр, отышлы бәяләр дигән булып, тагын да котыра башлый. Имин интернет үзәге белгече Урван Парфентьев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, мошенниклар еш кына үзләренең кармагына эләктерү өчен ниндидер сәбәптән, вакыйгадан файдаланырга ярата. Шуларның берсе – Яңа елга әзерләнү.
“Аферистлар теләсә кайсы вакыйганы үзләренә файда алырлык итеп кулланырга тырыша”, – дип билгеләп үткән эксперт. Әйтик, алар “новогодняя распродажа”, гаять зур ташламалар белән “ликвидация прошлогоднего товара” турында хәбәр итәргә, шулай ук коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең тиздән артуы белән куркытырга мөмкин.

“Яңа елдан соң коммуналь хезмәтләргә тарифлар 20-30 процентка арта. Хәзер үк түләп куярга ашыгыгыз! Шушы сылтама аша түләгез”, – дип хәбәр җибәрергә мөмкиннәр. Ә бу сылтама, әлбәттә инде, кешене акчасыннан коры калдыру өчен уйлап табылган ялган булып чыга, дигән белгеч.

Эксперт искәртеп үткәнчә, мондый хәбәрләрдә бердәнбер дөреслек – ул да булса бәйрәмнең якынлашуы. Калганы рәсми чыганаклар аша тикшерүне таләп итә. Аферистлар кармагына эләкмәс өчен кичекмәстән тегене-моны эшләүне таләп итүчеләр басымына бирешмәскә кирәк, дигән белгеч.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре