Россиядә Яңа ел алдыннан тимер юл транспортына билетлар 5-7 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. «Татар-информ» хәбәрчесенә мондый фаразны икътисадчы, яңа җәмгыять институтының сәяси икътисади тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Василий Колташов җиткерде.
«Россиядә тарифларны индексацияләү елына ике тапкыр үткәрелә. Бу индексация шул исәптән Россия тимер юллары сәясәтендә дә чагыла. Билетлар 5-7 процентка күтәрелергә мөмкин. Бу Яңа ел алдыннан көтелә», – диде агентлык әңгәмәдәше.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез