Яңа ел бәйрәме көннәрендә театр һәм музейларда кызыклы программалар көтелә

Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова Яңа ел бәйрәме көннәрендә театр һәм музейларда кызыклы программалар көтеләсен хәбәр итте.

- Яңа ел - мәдәният һәм сәнгать тармагы өчен кызу чор. Татарстанның мәдәният учреждениеләре махсус чаралар әзерләде. Музейларда 50, театрларда 150дән, республиканың районнарында 150дән артык чара оештырылачак, - диде Ирада Әюпова.

Сүз уңаеннан, Яңа ел бәйрәме көннәрендә башкалада ачык һавада 160лап чара узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

яңа ел

Көн хәбәре