Газетага язылу

Яңа ел бәйрәмнәре чорында  янгыннар артмасын өчен сак булырга киңәш итәләр

Республикада ел башыннан бирле янгыннарда 114 кешенең гомере өзелгән. Бу сан узган елдагы белән чагыштырганда 29,19 процентка кимегән: ул чагында 161 кеше һәлак булган. Янгында җәрәхәтләнүчеләр саны да азрак – 184 кеше  (узган елда – 199).

Быел Татарстанда барлыгы 4,8 мең янгын очрагы (узган елда – 5 902) теркәлгән.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында  янгын очраклары арту күзәтелә. Шуңа күрә озын ялларда аеруча сак булу таләп ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре