Кайбер бәйрәм көннәрендә машинаны шәһәр урамнарындагы парковкаларга бушлай куеп булачак. Шәһәр башкарма комитеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Казан халкы һәм кунакларына 1, 2, 5-9 гыйнварда, 23 февральдә, 9 мартта, 1 һәм 11 майда, 12 июньдә, 4 һәм 6 ноябрьдә, шулай ук 31 декабрьдә парковка өчен бушлай булачак.
Түләүсез режим шулай ук Ураза гаете һәм Корбан бәйрәме көннәрендә дә гамәлдә булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез