Газетага язылу

Яңа ел бәйрәмнәрендә курьерларның хезмәт хакы 400 мең сумга җитәргә мөмкин

Яңа ел бәйрәмнәре якынлашкан бер мәлдә, курьерларга кытлык башланырга тора: патент буенча эшләүче мигрантларның саны акрынлап кими.

Кадрлар буенча белгеч Роман Игнатьев “Газета. Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Шуңа күрә компанияләр курьерлар җәлеп итү өчен хезмәт хакларын арттыру гына түгел, бәлки әле өстәмә кызыксындыру чаралары да күрәчәк: бушлай транспорт, велосипед, үтәлгән заказлар саны буенча бонуслар билгеләячәк.

Әлбәттә инде, иң мөһиме – хезмәт хакы: белгеч фикеренчә, Яңа ел бәйрәмнәре чорында курьер аена 300-400 мең сум акча эшләргә, бик тыгыз көннәрдә көндәлек кереме 20 меңгә җитәргә мөмкин.

Икенче ягы да бар. Эш бирүчеләр кешеләрне җәлеп итү өчен һаман саен үзләре хисабына чыгымнарны арттыра алмый. Димәк, кулланучыга китереп бирү хезмәте кыйммәтләнәчәк, дип билгеләп үткән белгеч.  “Салым таләпләре үзгәрү дә эш бирүчеләргә өстәмә авырлык булып төшә: курьерларның шактый ук зур өлеше үзмәшгуль буларак эшли. Әмма БДБ илләреннән килүчеләр бу режимны куллана алмый.

Аларны хезмәт килешүләре буенча эшкә алалар. Бу исә иминият кертемнәре һәм салым буенча өстәмә чыгымнарга китерә. Шул сәбәпле компанияләр виза белән керүче илләрдән хезмәткәрләрне эшкә алу ягын карый башлаган. Бигрәк тә Һиндстан кызыксыну тудыра икән.

Игнатьев әйтүенчә, мондый хезмәткәрләр аена 50-60 мең сум чамасы хезмәт хакына да риза. Әмма эш бирүчегә аларны хезмәт килешүләре буенча эшкә урнаштырырга, яшәү урыны һәм ашау-эчү белән тәэмин итәргә тиеш.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре