Яңа ел бәйрәмнәрендә салютны махсус урыннарда гына аттыру рөхсәт ителә

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә салют аттыру өчен барлыгы 713 мәйданчык ачылачак. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев кисәтеп әйткәнчә, салютлар һәм башка пиротехниканы күпфатирлы йортлар, шәхси йортлар, торак-коммуналь хуҗалык объектлары тирәсендә, кешеләр күпләп йөри торган урыннарда куллану тыела.

Исегезгә төшерәбез: 19 декабрьдән республикада янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул Яңа ел каникулы тәмамланганчы гамәлдә булачак. Бу чорда иминлек таләпләрен бозган өчен җаваплылык ике тапкыр арта. Шулай итеп, республикада яшәүчеләргә штраф күләме 10 мең сумнан 20 мең сумга җитә. Эшмәкәрләр янгынга каршы кагыйдәләрне бозган очракта 80 мең сум штраф түләячәк. Оешмалар – 800 мең сум.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре