Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган журналистлар белән очрашуда республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
Узган ялларда Казан Кремлендә үткән чараларны 195 меңнән артык кеше тамаша кылган.
- Тамашачылар саны буенча лидерлар рәтендә Казан циркы (86 мең), Зөя музей-тыюлыгы (44,87 мең), "Әкият" курчак театры (29,88 мең) һәм Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе (18,83 мең) бар, - дип сөйләде Әюпова.
Кышкы ялларда кинотеатрларга йөрүчеләр дә күп булган. Әйтик, "ТатарКино" һәм район кинотеатрлары гына да 160 меңнән артык тамашачы кабул иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез