Яңа ел төнендә кафе-рестораннарның эшенә бәйле карар киләсе атнада кабул ителәчәк

Яңа ел төнендә кафе-рестораннарга төнге сәгатьләрдә эшләү мөмкинлеге бирмәгәйләре.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, җәмәгать туклануына бәйле төгәл карар киләсе атнада кабул ителәчәк.

- Хәзерге вазгыять ниндидер үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирми. Бер атнадан, әгәр вазгыять тотрыклы булс, карар кабул итәчәкбез, - дип аңлатты ул.

Любовь Авдонина сүзләренчә, карар кабул ителгән вакытта белгечләр коронавирус, грипп һәм ОРВИ белән авыру күрсәткечләренә таянаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре