Яңа ел төнендә Казанда кайбер җәмәгать транспорты төнге икегә кадәр эшләячәк

Яңа ел бәйрәмнәрендә, 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк. Яңа ел төнендә автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар казанлыларга төнге икегә кадәр хезмәт күрсәтәчәк, метрополитен 00.00 сәгатьтә ябыла. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта "Татар-информ" яза.

7 гыйнварда Раштуа уңаеннан төнге бәйрәм чарасында булырга теләүчеләр өчен өстәмә маршрутлар оештырыла. Әйтик, Казан Изге Ана иконасы чиркәвенә килүчеләр чара тәмамланганнан соң 2.00 сәгатьтә КАИ тукталышыннан 10, 23, 30, 60, 89 нчы автобусларда өйләренә кайта ала.

«Транспорт комитетында һәм транспорт предприятиеләрендә кизү тору оештырылачак, террор, янгын куркынычсызлыгы һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасы буенча автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар составы белән өстәмә инструктажлар үткәрелде», - дип искәртте Шакиров.

Казанлылар һәм башкала кунаклары бәйрәм көннәрендә килеп туган барлык сораулар буенча транспорт комитетының кайнар элемтә телефонына мөрәҗәгать итә ала: 8 (843) 223-28-28. 31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда ул – тәүлек әйләнәсе, калган бәйрәм көннәрендә эш көне графигы буенча эшләячәк.

«Машина йөртүчеләр 29 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр урам юл челтәре буенча урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак», - дип сүзен төгәлләде Шакиров.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре