Татарстанда Яңа ел "каникуллары" 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Беренче эш көне 11 гыйнварда була. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
– Алда озын яллар көтә. Татарстан Президенты карары буенча, 31 декабрьдәге эш көне 26 декабрьгә күчерелә. 26 декабрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла. Яңа ел каникуллары 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 11 гыйнварда без эшкә чыгарга тиеш», — диде министр
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез