Яңа елның беренче көнендә ничә сабый туганлыгы билгеле

Татарстанда быел беренче булып дөньяга аваз салган балага Идел дип исем кушканнар. Ул Чаллы шәһәрендә туган.

Бу көннәрдә сабыйны һәм аның бәхетле әнисен бала тудыру йортыннан чыгарганнар да инде. Ул гаиләдә икенче бала. Иделнең апасы бар.

Гомумән алганда, яңа елның беренче көнендә республикада 60 бала туган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре