Газетага язылу

Яңа елның күңелсез сюрпризы

АКШ Сенаты бу атнада Россиягә карата санкцияләрне көчәйтү турында канун проектын кабу итәргә әзерләнә. Россия нефтен, нефть продуктларын, газын һәм уранын сатып ала торган илләр товарларына 500 процентлы пошлиналар кертеләчәк.

Беренче карашка фантастик проект булып тоела бу, чөнки безнең углеводородларны нигездә Кытай сатып ала. Чиннар – Американың төп сәүдә партнеры. Трампның үткән елгы пошлиналары нигезендә генә дә АКШ импорты 21 процентка кимегән. Әмма яңа канунны эшләргә рөхсәтне Трамп бирде. Дөрес, канун кабул ителсә дә кулланылмас, дип уйлый ул. Россия Вашингтон куйган шартларда Украина белән тыныч килешүгә барыр һәм санкцияләр турындагы канун өстәл тартмасында гына калыр, дип өметләнә. Трамп Венесуэла нефтен кулга төшерде инде, океанда качып бара торган танкерлар, десант төшереп, кулга алына. Россия флагын күтәрү дә булышмый. Иранны тезләндерсә, нефтькә бәяне Ак йорт куячак.

Дөрес, Тәһранда Каракастагы кебек җиңел буласын көтәргә ярамый. Әмма Трамп аппетиты Иран нефте белән генә чикләнми, ул Россия углеводородларын да кулга төшерергә хыяллана. Бу юлы көч кулланып түгел, килешү нигезендә. Мәскәүне акрын гына шул килешүгә этәрәләр. Бүген үк Россия нефте котчыккыч зур дисконт белән сатыла. Халыкара базарда нефть бәясе сәяси киеренкелеккә карамастан күтәрелмәде диярлек. Яңа канун, кулланылмаган килеш тә, Мәскәү өчен зур кыенлыклар тудырачак. Кытай ирекле рәвештә Венесуэла нефтен Америка аша сатып ала башласа, Иран нефтенә дә ишекләр ачылса, безнең җир мае алыштыргысыз булудан туктарга мөмкин. Уен Трамп теләгәнчә барып чыга, дигән сүз түгел әле бу. Әмма агымдагы вазгыятьтә дә нефть керемнәре кискен кимеде һәм бу Мәскәүне кыен хәлгә куя. Инвестицияләр өчен бүген үк акча юк. Федераль матбугат бу уңайдан: «Новый год в РФ начинается с неприятных экономических сюрпризов. Инвестиционные банковские кредиты у нас практически исчезли как форма финансирования», – дип яза. Инвестицияләрнең кимүе соңгы егерме елда иң кискен дәрәҗәдә икән. Инвестиция юк икән, җитештерү юк. Бу – аксиома. Банклар хәзер җиде предприятиенең берсенә генә азмы-күпме акча бирә. Зур мөшкеллек хәле тудыра мондый вазгыять.

                           

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре