“Яңа Гасыр”да “Яңалыклар” тапшыруын алып баручы Айгөл Бәдретдинованың яңалыгы бар. Аның кызы туган. Бу хакта инстаграмда Гөлназ Гыйниятова хәбәр итте.
"Яраткан Айгөлем әни булды", – дип язган ул.
Айгөл ун елдан артык "Яңа гасыр" каналында эшли. Узган ул тугыз ел очрашып йөргән егетенә кияүгә чыккан. Ире эшмәкәр. Айгөл бер әңгәмәдә бик тә әни булырга теләве турында әйткән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез