"Яңа гасыр" каналы Ураза бәйрәме вәгазен турыдан-туры трансляцияли

Иртәгә мөселман халкы Ураза гаетен бәйрәм итә. ТНВ каналы Галиев мәчетеннән туры трансляция алып барачак. 

Бәйрәм вәгазен Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укый.

Бәйрәм Республиканың шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак. Авыл җирлекләренә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдиме бар. 6:50 сәгатьтә "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналарында туры трансляция башланачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре