Быел кыш көннәрендә һәм киләсе җәйдә Россиянең кайбер төбәкләрендә яңа юнәлешләр буенча чартер рейслары ачылачак. Бу хакта “Ростуризм” башлыгы Зарина Догузова “Интерфакс”та үткәрелгән онлайн-матбугат конференциясендә белдергән.
“Кышын Яңа ел бәйрәмнәренә планлаштырылган яңа юнәлешләр арасында Кемерово өлкәсенең Шерегеш төбәге дә бар. Биредә елның 300 көне дәвамында диярлек кар ята. Шуңа бәйле бик күп чаралар уздырыла. Нык үсешле инфраструктурасы да бар. Самолетлар шулай ук Мурманск өлкәсенә, Кыш Бабай “ватаны” – Бөек Устюг шәһәренә (Вологда өлкәсе) очачак. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә гаилә белән ял итү өчен иң әйбәт урыннарның берсе бу”, – дигән ул.
 Догузова шулай ук Байкал юнәлешендә чартерларның кышын да тукталып калмаячагын билгеләп үткән. Бу тарафларга февраль аенда самолетлар оча башлаячак.
 Шулай ук киләсе җәй өчен дә чартер рейслары программасы эшләнелеп килә икән инде. Юнәлешләр арасында Татарстан да бар. Программага безнең республикадан тыш, “Кавминводы” һәм Алтай кергән.
 “Ростуризм” башлыгы әйтүенчә, яңа чартер юнәлешләре Россия территориясендә ял итү мөмкинлеген арттыру белән беррәттән, кэшбэк программасының икенче этабына да туры килә әле. Россия территориясендә кэшбэк белән юлламалар сатуның икенче этабы 15 октябрьдә башланган. Аның кысаларында турист юллама хакының 20 процентын кире алырга мөмкин. Акция 5 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез