Бразилия галимнәре ярканатларда яңа коронавирус – BRZ batCoV ачыклаган. Тикшеренүләр үрнәкләре Мараньян һәм Сан-Паулу штатларында алынган. Генетик анализ нәтиҗәләренә караганда, әлеге коронавирус – ковид-19 инфекциясен китереп чыгарган бета-коронавируслар «нәселеннән». «Российская газета», Роспотребнадзор хәбәренә таянып язганча, илебез белгечләре бу мәгълүматларны җентекләп өйрәнә.
«Яңа коронавирусның кешеләргә янавына дәлилләр юк. Шул ук вакытта аның кеше күзәнәкләренә эләгүен җиңеләйтү үзенчәлеге ачыкланды», – дип билгеләп үтелгән ведомство хәбәрендә.
Роспотребнадзорның әйдәп баручы фәнни-тикшеренү оешмалары яңа вирусны тәфсилләп өйрәнүгә керешкән.
«Хәзерге вакытта вирусның кешегә йогу куркынычы түбән дәрәҗәдә булып кала. Ләкин киләчәктә ихтимал куркынычларга әзер булып тору өчен тирәнтен тикшеренүләр үткәрү һәм мониторинг уздырып тору кирәк», – дип басым ясап әйтелгән хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез