Яңа коронавирустан икътисади югалтулар инде йөз миллиард доллардан артык бәяләнә. Эпидемия нәтиҗәләренә каршы көрәш алымнары турында Петербург халыкара икътисади форумында фикер алышачаклар дип хәбәр итә Росконгресс фонды.
«Халыкара җәмәгатьчелек вәкилләре катнашындагы дискуссияләр барышында эпидемияләр нәтиҗәләрен бетерү һәм икътисади хәлне тотрыкландыру өчен бөтен илләр дә куллана алачак бердәм алым эшләү мөмкин», — дип китерә Россия Президенты киңәшчесе, Петербург халыкара икътисади форумы оештыру комитетының җаваплы секретаре Антон Кобяков сүзләрен оешма.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез