Яңа милекче торакның элекке хуҗасы бурычларын түләргә тиешме?

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе белгечләре, фатирның яңа милекчесе элекке хуҗасының торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычын түләргә тиешме-юкмы, дигән сорауга җавап биргән.

Ведомство мәгълүматларына караганда, яңа милекче элеккесенең бурычлары өчен җавап бирми. Шулай да капиталь ремонтка түләү буенча бурычны түләргә кирәк булачак.

Сүз уңаеннан, Татарстанда яшәүчеләр хәзер сарай, гараж, мунча кебек хуҗалык корылмаларына хокукны гадиләштерелгән тәртиптә терки ала. Биредә сүз 201 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән ярдәмче корылмалар турында сүз бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре