Газетага язылу

Яна Мөхәммәтшина: «Дөньяда аналоглары булмаган дарулар ясыйбыз»

Фән көне уңаеннан республика галимнәренең ачышлары, хезмәтләре белән таныштык.

Яна Мөхәммәтшина: «Дөньяда аналоглары булмаган дарулар ясыйбыз»
шәхси архивтан

Яна Мөхәммәтшина, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты ген һәм күзәнәк технологияләре лабораториясенең төп фәнни хезмәткәре, медицина фәннәре докторы:

– Без нәселдән килгән, нерв авыруларын дәвалау өчен геннар препаратлары эшлибез. Нейрофән өлкәсе буенча тикшеренүләр үткәрәбез. Нерв күзәнәкләрен, тукымаларын торгызуга кагылышлы төрле юнәлешләребез бар. Зарарланган тукыманы үз хәленә кайтару бик авыр. Галимнәрнең бурычы – фәнни яктан өйрәнеп, файдалы препаратлар булдыру. Нерв тукымаларының зарарлану сәбәпләре төрле. Без шуны ачыклап, нәтиҗәле терапевтик чараларны сайлап алырга тиеш. Дөньяда аналоглары булмаган дарулар, медицина эшләнмәләре булдыру өстендә эшлибез. Киләсе 2–3 ел дәвамында нәтиҗәләре билгеле булыр, дип көтәбез. Аннан инде клиник тикшеренүләр уздырырбыз.

Мин үзем күрше Мари-Элдан. Туганнарым Казанда яшәгәч, балачагым Казанда үтте. 3 нче сыйныфта укыганда ук табиб, нейрохирург булырга хыялланган идем. Казан дәүләт медицина университетын тәмамлагач, грантларда катнаша башладым. Шулар ярдәмендә үземнең тикшеренүләрне үткәрдем. Фән өлкәсендә 15 ел хезмәт куям инде.

Республикада фәнгә зур игътибар бирелә. Ярдәм дә бар. Фән һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Медицина юнәлешендә дөньяда биотехнологик тикшеренүләр буенча алга китеш сизелә. Без дә калышырга теләмибез. Бу кеше гомерен саклап калырга, тормыш сыйфатын яхшыртырга булышачак.

Галим булу авыр булыр түгел. Үз эшеңне яратсаң, барлык авырлыкларны җиңәргә мөмкин. Яшь галимнәргә дә игътибар зур дип саныйм. Нәтиҗә күрсәтә алган галимнәрнең акчага кытлыгы юк. Моның өчен грантларда, проектларда катнашырга кирәк. Күптән түгел хезмәттәшем белән Татарстан Фәннәр академиясенең медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге Терегулов исемендәге премиясен оттык. Геннарны торгызуга бәйле хезмәтләрне тәкъдим иттек.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре