Яңа пандемиянең янау куркынычын аңлатканнар

“Роспотребнадзор”, Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкилләре белән, яңа пандемиянең янау-янамау ихтималы буенча консультацияләр үткәргән. Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә караганда, бу куркыныч расланмаган, дип яза “ТАСС”.

“Роспотребнадзор” Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкилләре белән консультацияләр үткәрде, алар кайбер телеграм-каналларда пәйда булган яңа пандемия янавы турындагы хәбәрләрнең дөреслеккә туры килмәвен раслады”, – диелгән хәбәрдә.
Матбугат хезмәтеннән сөйләп үтелгәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы пандемияләргә каршы көрәш буенча яңа халыкара килешүне эшләве турында белдергән. Бу эш 2024 елның маена кадәр төгәлләнергә тиеш. “Яңа килешү эшләү турында карар 2021 елның декабрендә, Россия катнашында, Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясенең махсус сессиясендә кабул ителде”, – диелгән ведомствода.
Исегезгә төшерәбез: 14 гыйнварда “Роспотребнадзор”да, “X” авыруы турында шау-шулы белдерүләр фәнни түгел, ә икътисади сәбәпләргә бәйле булырга мөмкин, дигән фикер әйтелде. Шул ук вакытта илебезнең теләсә кайсы чирләргә, шул исәптән “X” авыруларына каршы тору өчен барлык мөмкинлекләргә ия булуы искәртелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре