Газетага язылу

Яңа пенсия программасының бигрәк тә кемнәргә отышлы булачагын әйттеләр

Хәзерге вакытта Россиядә эшләнә торган яңа пенсия программасы (дәүләт ярдәме нигезендәге) карьерасын башлап кына җибәргән яшь хезмәткәрләр өчен бигрәк тә отышлы булачак.

Плеханов исемендәге РЭУ профессоры Майя Дубовик “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Программа шуннан гыйбарәт: эш бирүче хезмәткәрнең дәүләтнеке булмаган пенсия фондындагы счетына акча күчерә, хезмәткәр исә аны пенсия яшенә җиткәч ала. Ике як өчен дә салым ташламалары каралган. Дубовик әйтүенчә, озак вакытлар дәвамында даими рәвештә күчерелеп килгән аз гына суммадан да шактый ук зур күләмдә өстәмә капитал барлыкка киләчәк.

Ә менә тәҗрибәлерәк, бигрәк тә пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә, акча туплау вакыты аз калу сәбәпле, программаның нәтиҗәсе әлләни булмаячак. Программада хезмәткәрләрне автомат рәвештә җәлеп итү (кирәк дип тапсалар, аннан баш тарта алалар) күздә тотылган. Белгеч басым ясап әйткәнчә, яңа программа эш бирүчеләргә кадрлар кытлыгы шартларында хезмәткәрләрне җәлеп итеп, үзләрендә калдыру чарасы буларак отышлы.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре