Без «Ватаным»да һәрвакыт искәртеп киләбез: икътисадый хәлнең мөшкелләнүе котылгысыз рәвештә сугышларга китерә. Үткән атнада американнар Венесуэлага блокаданы көчәйттеләр. Нефть төялгән берничә танкерны (арада Кытайныкы да бар) үз кулларына төшерделәр. Трамп ачыктан-ачык Латин Амеркасы иленең нефтен АКШныкы дип игълан итте, Мадуро Америка байлыгын талаучыга әйләнде, хәзер ул шуның җәзасын алачак. Кулга алынган танкерлардагы нефть Америкадагы нефть эшкәртү заводларына озатыла. Дөньякүләм державаның ачыктан-ачык пиратлык юлына басуы һәм талаулар белән шөгыльләнүе, бердән, андагы икътисадый хәлнең яманлыгын искәртә, икенчедән, халыкара мөнәсәбәтләр системасының тулысынча җимерелүен дәлилли. Әлегә Трампка бер генә держава да протест белдерми, беркем дә җитди каршылык күрсәтергә җыенмый. Бу якындагы айларда планетада джунгли законнары тантана итәчәген сөйли.
Язманың исемен сиончы матбугатыннан алып куйдык. Израиль вәхшиләре сугыш истериясен яңа масштабларда җәелдерергә тели. 20 декабрьдә Израиль телевидениесенең 9 каналы: «Нетаньяху Трампка яңа сугыш планы алып бара» дип исемләнгән сюжет бирде. Сиончыларга Иранның үз хәрби сәнәгать комплексын яңадан торгызуы, еракка оча торган баллистик ракеталарны янә җитештерә башлаулары, һава һөҗүменә каршы тору системаларын яңартулары ошамый. Фарсыларның Көнбатыштагы оппозицион сайты Iran International Иран хәрбиләренең ракета һәм һава һөҗүменә каршы тору системаларын күчереп йөртүләре Көнбатышта шом уятуы хакында яза. Тәһран үзенең хәрби куәтен торгызуын яшереп тормый. Киресенчә, үзенең элеккедән куәтлерәк булуын игълан итә, яңа сугышка әзер булуын белдерә. Фарсылар, Австралиядәге Сидней террор һөҗүмен Израиль разведкасы оештырды, дип бара. Чынлап та, пляждагы үтереш башлаганчы диярлек сиончылар аны Иранга каршы яңа һөҗүм башлау өчен сылтау итәргә теләде. Террорчыларының берсенең Израиль армиясе ЦАХАЛ белән бәйләнеше булганлыгы хакында да социаль челтәрдәрдә мәгълүмат таратыла. Рәсми мәгълүмат кырына чыгарылмый, билгеле.
Иранда икътисадый хәл бик авыр: милли валюта чүпкә әйләнде, гадәттән тыш корылык нәтиҗәсендә ил башкаласы Тәһранда эчәргә су калмады. Вашингтон һәм Тель-Авив, яңа һөҗүм ясап, анда хаос һәм болганчыклык оештырыга телиләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез