Кичне мессенджерда танышкан кыз белән уздыру теләге ир-атка 50 мең сумнан артык бәягә чыккан.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җинаятьче ир-атка театрга билетлар сатып алу өчен сылтама җибәргән. Әмма түләргә тырышканда сайт хата бар дип чыгарган. «Танышы» киңәшләренә ышанып, ир транзакцияне берничә тапкыр кабатлаган. Нәтиҗәдә аның счетыннан зур суммадагы акча юкка чыга, шуннан соң кыз язышуны бетерә һәм юк була. Әлбәттә, почтага да бернинди билет та килми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез