Яңа туган балаларның үлүе сәбәпле, роддомның баш табибын тоткарлаганнарНовокузнецк шәһәрендә 1нче хастаханәнең баш табибын һәм яңа туган балалар реанимациясе бүлеге мөдирен тоткарлаганнар. Бу хакта “ТАСС” яза.
Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко әйтүенчә, алар битарафлылыкта һәм һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле саксызлык белән үлемгә китерүдә шикләнелә. “Хәзерге вакытта шиккә алынучылар катнашында тикшерү чаралары уздырыла. Аларга гаепләү белдерү һәм җәза чарасы сайлап алу мәсьәләсе карала”, – дип сөйләп үткән Петренко.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез