Газетага язылу

Яңа уку елы алдыннан кибетләргә мәктәп кирәк-ярагына бәяләрне арттыруны чикләргә тәкъдим ителде

Илнең Монополиягә каршы федераль хезмәте яңа уку елы алдыннан кибетләргә мәктәп кирәк-ярагына бәяләрне арттыруны чикләргә тәкъдим иткән. Бу турыдагы хатны илдәге егермегә якын сәүдә челтәренә таратканнар, дип хәбәр итә федераль ведомствоның матбугат хезмәте.

Әйтүләренә караганда, 1 сентябрь алдыннан уку кирәк-ярагына ихтыяҗ арта. Шуңа да сатучыларга әлеге чорда үз-үзләрен намуслы тотарга кирәклеген искә төшергәннәр.

Белгечләр әйтүенчә, быел 1 сыйныф укучысын мәктәпкә әзерләү 30–50 мең сумга кадәр төшәргә мөмкин. Чыгымнарның тәгаен суммасы төбәккә, яшәү урынына һәм әти-әниләрнең мөмкинлекләренә бәйле, дип тә өстәгәннәр. Баланы мәктәпкә әзерләүгә киткән акчаның яртысыннан да күбрәге (60 проценты) форма, күлмәк, туфли кебек кием-салымга тотыла. «Чек индекс» мәгълүматларына караганда, былтыр мәктәпкә бару өчен иң кирәкле товарлар җыелмасы уртача 17,2 мең сумга төшкән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре