Шулай итеп мәктәп балалары көзге каникулга 29 октябрьдән чыгып, 6 ноябрьгә кадәр ял итәчәкләр. Кышкы яллар – 31 декабрьдә 8 гыйнварга кадәр сузылачак. Язын балаларга 8 апрельдән 16сына кадәр ял булачак.
- Төрле төбәкләрдә ял расписаниесе аерылырга мөмкин, мәктәп администрациясе ял вакытын үзе хәл итәргә хокуклы, - дип аңлатканнар «Объясняем.РФ» порталында.
Искәртеп үтик: көзге каникул вакытына Халыклар бердәмлеге көне дәүләт бәйрәме туры килә, ул 4 ноябрьдә – җомга билгеләп үтелә. Шулай итеп, Россиядә яшәүчеләр өч көн рәттән – 4-6 ноябрьдә ял итәчәк. Кышкы каникул Россиядә яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан ял көннәре белән тулысынча туры килә һәм тугыз көн дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез