Яңа уку елында Татарстанда 49 меңнән артык бала беренче сыйныфка бара

Яңа уку елында Татарстан мәктәпләрендә 49,4 меңнән артык бала беренче сыйныфка керә. Аларның 18,6 меңнән артыгы – Казан мәктәпләрендә белем алачак. Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында барлыгы 521,8 мең укучы белем алачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы уку елында Татарстанның белем бирү оешмаларына меңгә якын яшь укытучы килгән. Шуларның 400гә якыны Казан мәктәпләрендә эшли.

Республикада биш яңа мәктәп һәм гамәлдәге белем бирү учреждениеләренә өстәмә өч корпус, шулай ук җиде балалар бакчасы төзеләчәк. Программасы кысаларында 18 гомуми белем бирү оешмасына, федераль программа нигезендә 10 муниципаль мәктәп объектына капиталь ремонт ясалачак.

Мәктәп азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында 74 мәктәп ашханәсе ремонтланган.

Бу уку елында 580 мәктәп 28,3 меңнән артык укучыны белем бирү учреждениеләренә китерүне оештыра. Балаларны йөртү өчен муниципалитетларга 140 махсус автобус биреләчәк. Хәзерге вакытта 119 транспорт чарасы тапшырылган, тагын 21 автобусны ел азагына кадәр тапшыру планлаштырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре