Газетага язылу

Яңа уку елыннан беренче сыйныф укучыларына өй эше бирелмәячәк

Россия мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары киләсе уку елы башыннан өй эше алмаячак. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Документта әйтелгәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы боерыгы беренче сыйныфта өй эшләреннән башка укуны гамәлгә кертә. Шул ук вакытта, элек барлык предметлар буенча өй эшләрен башкаруның суммар вакытын бер сәгать белән чикләгән норма таләпләрдән төшереп калдырылган.

Элегрәк мәгариф министры Сергей Кравцов 2027 елның 1 сентябреннән өлкән сыйныфлар өчен яңа белем бирү стандарты үз көченә керәчәк дип хәбәр иткән иде. Ул укыту программасында үзгәрешләр кертүне күздә тота: укучылар барлык фәннәрне база дәрәҗәсендә генә өйрәнә алачак. Моңа кадәр ике фәнне тирәнтен өйрәнү мәҗбүри иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре